news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 51 яңа очрагы ачыкланган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар кими. Соңгы тәүлектә 51 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

13 пациент хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 193 898 очрагы ачыкланган.

Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, коронавирустан 191 283 кеше (шуларның 59ы – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot