news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган 9 кеше хастаханәгә озатылган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 49 яңа очрагы ачыкланган, 9 кеше хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып барлыгы 204 мең 734 кеше ковид йоктырган, диелә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларында.

Пандемия башланганнан алып 202 мең 50 кеше (шуларның 43е – узган тәүлектә) терелгән. Яңа үлем-китем очраклары теркәлмәгән.

Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 7 мең 94 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. 456 пациент (бу моннан бер көн алдагыдан 58 процентка кимрәк) хастаханәгә озатылган, 6 841 кеше терелгән. 38 кеше инфекция корбаны булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100