Оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 85 яңа очрагы ачыкланган, 23 кеше хастаханәгә озатылган. 48 кеше терелгән, рәсми статистика буенча, яңа үлем-китем очраклары теркәлмәгән.
Тулаем алганда, Россиядә узган тәүлектә коронавирусның 9410 яңа очрагы ачыкланган, 618 кеше хастаханәгә озатылган. 5 меңнән артык кеше савыккан. 45 кеше вафат булган.