news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы өч елда Татарстанда хәләл продукция экспорты 20 тапкыр арткан

Соңгы өч елда Татарстанда хәләл продукция экспорты 20 тапкыр арткан
Михаил Захаров

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов хәләл тармагындагы экспорт турында сөйләде. 

«2019 елдан Татарстан хәләл тармагын үстерү эшен актив алып бара. Нигездә бу юнәлештә урта һәм кече эшмәкәрлек субъектлары шөгыльләнә. Эре агрохолдинглар да бу тармакның перспективалы булуын аңлый, күбесе хәләл продукциягә күчә, инвестиция проектлары эшли, без аларга экспортка чыгарга ярдәм итәбез. 2019 елда экспорт күләме 300 мең доллар иде, 2022 елда ул 6,5 миллион долларга җитте. 2023 елда 8 миллион доллар күрсәткеченә җитәргә уйлыйбыз», – дип сөйләде ул журналистларга.

19-21 майда Казанда Russia Halal Market уза. «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан, башка төбәкләр һәм илләрнең хәләл продукциясе тәкъдим ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100