Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Соңгы кыңгырау»лар башлана: укучыларга чит ил музыкасына биергә рөхсәт итәрләрме?
Республикада бер атнадан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.
Татарстанда 16,5 мең унберенче сыйныф укучысы мәктәп белән хушлашачак. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә бәйрәмгә әзерлек бара. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында совет чоры мәктәп формасы әле дә трендтамы һәм аларга быел чит ил музыкасына биергә рөхсәт итәрләрме? Бу хакта материалда укыгыз.
Башта бәйрәм, аннан имтиханнар
Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары май азагында түгел, ә 1 июньнән башлана. Шуңа күрә быел чыгарылыш сыйныф укучылары иркенләп бәйрәм итә алачак. «Соңгы кыңгырау»лар республика мәктәпләрендә 26 майда узачак.
Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә бөтеншәһәр «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булмаячак. Түбән Камада 26 июньдә яр буенда бөтеншәһәр чыгарылыш кичәсе оештырылачак.
Мәктәпләрдә исә бәйрәмгә актив әзерләнәләр. Әмма быел чыгарылыш сыйныф укучылары көтелмәгән проблема белән очрашты: аларга чит ил җырларына биергә рөхсәт итмиләр.
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары көтелмәгән проблема белән очрашты: аларга чит ил җырларына биергә рөхсәт итмиләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Имин интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулина хәбәр иткәнчә, мондый зарланулар аңа Татарстаннан да килгән.
«Укучылар ниндидер начар яки урынсыз текстлы җырлар сайласа – бер хәл. Моны аңларга булыр иде. Әмма күп очракта укучылар бию кую өчен инде күптән дөнья дәрәҗәсендә классикага әйләнгән чит ил җырларын сайлый. Бу – Sting, Scorpions, Celine Dion, Whitney Houston. Моның сәбәбе бик гади дип уйлыйм. Күрәсең, мәктәпләр берәр бәхәсле хәл килеп чыга күрмәсен дип борчыла торгандыр», – дип балаларны яклады Мизулина. Аны Дәүләт Думасы депутатлары да хуплады.
Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләргә чит ил музыкасын тыю турында күрсәтмәләр җибәрелмәве турында әйттеләр. Уку йортларында да мондый чикләүләр кертелмәгән.
«Бездә чит ил музыкасына тыю юк. Бераз цензура бар, әлбәттә: җырда ниндидер агрессия, агитация, сүгенү сүзләре булмаска тиеш», – дип билгеләп үтте Тәтеш районының Андрей Соколовский исемендәге 2нче урта мәктәбе директоры Фиргать Гаффаров.
«Әйтик, Вивальди – Италия композиторы. Аны ничек тыярга мөмкин? Безнең мәктәптә «Соңгы кыңгырау» традицион форматта узачак: анда һичшиксез вальс булачак, чыгарылыш укучыларыннан хушлашу сүзләре, ата-аналардан рәхмәт сүзләре, мәктәп директоры һәм укытучылардан изге теләкләр әйтеләчәк», - дип өстәде ул.
Быел Тәтеш мәктәбен барлыгы 18 укучы тәмамлый. Чыгарылыш сыйныф укучылары быел совет үрнәгендәге формадан – ак алъяпкычлы күлмәкләрдән баш тарткан.
«Кызлар минем янга килеп «Соңгы кыңгырау»га ярымклассик, заманча күлмәкләргә заказ бирергә рөхсәт сорады. Бу күлмәкләрнең ачык җирләре дә, бер артык әйбере дә юк. Озын, тыйнак аксыл күлмәкләр. Мин каршы килмәдем, чөнки бу аларның бәйрәме, алар үзләре хәл итәргә тиеш» – дип уртаклашты Фиргать Гаффаров.
Ул шулай ук укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнарына әзер булулары һәм борчылмаулары турында әйтте.
Геннадий Иванов: «Чит һәм үзебезнең музыка дигән төшенчә була алмый, яхшы һәм начар музыка гына була»
Фото: © «Татар-информ
Вальс – «Соңгы кыңгырау» программасының мәҗбүри элементы
Бөгелмә районының 2нче лицеен өч 11нче сыйныфтан барлыгы 76 укучы тәмамлый. Лицей директоры Геннадий Иванов сөйләгәнчә, вальс – аларның мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» программасының мәҗбүри элементы. Быел чыгарылыш укучылары аны «Анастасия» дип аталган Америка мультфильмындагы көйнең рус теленә тәрҗемә ителгән вариантына биергә булган.
«Минемчә, чит һәм үзебезнең музыка дигән төшенчә була алмый, яхшы һәм начар музыка гына була. Ленинград камалышы вакытында совет музыкантлары чит ил, шул исәптән Германия композиторлары Вагнер, Брамс, Бетховен, Брукнер әсәрләрен башкарган. Төп шарт – музыка чарага туры килергә тиеш. «Анастасия» мультфильмындагы вальс көе шулкадәр матур һәм урынлы яңгырый. Аны тыңлаганда балаларын олы тормышка озатучы ата-аналарның күзләренә яшь килә», - диде Иванов.
«Безнең кызлар бәйрәм линейкасына совет чоры мәктәп формасында – коңгырт күлмәк һәм ак алъяпкычларда киләчәк», – дип өстәде мәктәп директоры.
«Үзебезнең мәктәп формасын киячәкләр»
Питрәч районы «Алгоритм» лицеенда 26 майда 65 унберенче сыйныф укучысы мәктәп белән хушлашачак.
«Балалар иҗади номерлар әзерли, шул исәптән мәктәп тормышы һәм яраткан укытучылары турында видеоролик монтажлый. Ата-аналардан да сюрприз булачак – алар җыр яки бию әзерләгән. Бу әлегә безнең өчен сер булып тора. Шулай ук сыйныф җитәкчеләреннән һәр чыгарылыш укучысына иҗади номерлар һәм кечкенә бүләкләр әзерләнә», — дип сөйләде «Алгоритм» директоры Лариса Глибина.
«Безнең мәктәптә матур традиция бар. Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, балалар мәктәп ишегалдында алмагачлар утырта. Бездә инде алты алмагач үсеп утыра. Быел тагын өчне утыртачакбыз. Саубуллашу вальсы һәрвакыт бәйрәмнең төп бизәге була. Балалар аның өчен музыканы үзләре сайлый. Быел укучылар Юлианна Караулованың «Внеорбитные» җырына биергә булды. Лицейның чыгарылыш сыйныф укучылары ак алъяпкычлы күлмәкләр кимәячәк: кызлар да, егетләр дә үзебезнең мәктәпнең шакмаклы жилетлы зәңгәр формасын киячәк. Иңнәренә ак тасмалар тагачаклар», - диде Глибина.
Совет чоры үрнәгендәге мәктәп формасы «Соңгы кыңгырау» традицияләре исемлегеннән төшеп калды дияргә була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Совет чоры формасы актуальлеген югалта
ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге идарәсе рәисе, «Ирэн» тегү остаханәсе» ҖЧҖ генераль директоры Ирина Купряхина билгеләп үткәнчә, совет чоры үрнәгендәге мәктәп формасы «Соңгы кыңгырау» традицияләре исемлегеннән төшеп калды дияргә була.
«Бездә мондый форманы ел әйләнәсе кия торган берничә мәктәп бар – без алар өчен һәр елны ак алъяпкычлы күлмәкләр тегәбез. Ә «Соңгы кыңгырау»га мондый форманы бик сирәк алалар, ажиотаж юк. Форманы прокатка да бирәбез. Гадәттә бәйрәм чорында өч-дүрт күлмәк кенә алалар», – дип сөйләде остаханә хуҗасы.
«Ирэн» ательесында мондый күлмәк үлчәменә карап төрле бәядән сатыла. Иң арзан бәя 3,5 мең сумнан башлана. Прокатка алу тәүлегенә 1 мең сум тора.
Традицион мәктәп формасын арендага алу яки сату турындагы тәкъдимнәр бушлай белдерүләр сайтында да бар.. Күлмәкнең үзен генә (алъяпкычсыз) тәүлегенә 500 сумга арендага алырга була. Тотылган форманы 500 сумнан 2 мең сумга кадәр бәягә сатып алырга да мөмкин.
Дарья Субботина, «Республика Татарстан»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз