news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле

Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле
"Татар-информ" архивы

Татарстан мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен 22 һәм 23 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң үткәрергә киңәш ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ата-аналар катнашындагы «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрү Татарстан мәктәпләрендә өстенлекле рәвештә 22-23 майда узачак. Чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң, иминлек чараларын, шул исәптән янгынга каршы чараларны үтәп, уздырырга киңәш ителә», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Ведомствода күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләренең 23-24 июньдә узачагын да ачыклап үттеләр. Укытучы һәм остаз елында чыгарылыш кичәләре 20 майда узачак онлайн-эфир белән башланып китәчәк. Аңа Россиянең барлык мәктәпләре дә кушыла ала.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Җиңүләр марафоны: рәхмәт, укытучы!» дигән зур акция уздырачак. Акция барышында бер ай дәвамында укучылар һәм ата-аналар министрлыкның «ВКонтакте»социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мәктәп еллары, укытучылары һәм остазлары турында постлар һәм видеороликлар урнаштыра алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100