news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы елларда милли республикаларда кино төшерү кимегән

Соңгы елларда милли республикаларда кино төшерү кимегән

Төрки дөнья киносы көннәрен әзерләгәндә милли республикаларда кино азрак төшерелүе ачыкланган.

«Төрки илләрдә фильмнарга кытлык бар. Төркиядә дә соңгы елларда фильмнар төшерү кимегән. Төрки кино көннәрен әзерләгәндә бу хакта Төркиянең Казандагы генераль консул Исмет Эрикан да әйтте», - диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

«Без бу юлы бөтен төрки республикаларның соңгы ике елда төшерелгән иң яхшы фильмнарын җыярга тырыштык», диде ул. Әмма афишага Башкортстан һәм Чувашия республикаларының фильмнары керми калган.

Миләүшә Айтуганова моны Башкортстанда Төрки дөнья киносы көннәрендә күрсәтергә яңа фильмнар булмавы, Чувашия Республикасында бөтенләй кино төшерелми башлавы белән аңлатты.

«Башкортстанның соңгы фильмнарын без күрсәткән идек инде. Чувашиягә килгәндә, «Чувашкино» реформалар кичерә, студия дә ябылган дип әйттеләр. Аларның документаль фильмнарын күрсәтеп торабыз»,  диде «Татаркино» җитәкчесе.

Миләүшә Айтуганова Казанда төрле республикаларның милли кинолары һәрвакыт күрсәтелеп торуын искәртте.

  • Бүген Татарстанда төрки кино көннәре ачыла. Ул 18 майга кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль Казанның «Мир» кинотеатрында «Эртугрул 1890» Төркия/Япония фильмы белән ачыла. Башлана – 16.30 сәгатьтә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100