news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы елда Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 9 меңгә артты

Соңгы елда (2023 елның 1 апреленнән 2024 елның 1 апреленә кадәр) Татарстанда социаль ярдәм алучы күп балалы гаиләләр саны 17,7 процентка яки 42 330 гаиләдән 51 478 гаиләгә (+9 148 гаилә) кадәр арткан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өстәвенә, социаль ярдәм чараларына хокуклары барлыкка килергә мөмкин булган күп балалы гаиләләрнең фаразланган саны 20 мең гаилә (+28,3%) тәшкил итәргә мөмкин. Бу очракта күп балалы гаиләләрдәге өлкән балалар (23 яшькә кадәр) белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган оешмаларда көндезге бүлектә белем алырга тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда гаиләдә өч һәм аннан да күбрәк бала булган гражданнар, шул исәптән тәрбиягә алучылар да, социаль ярдәм чаралары комплексына өмет итә ала. Сүз уңаеннан, республикада күптән түгел кабул ителгән закон нигезендә, өлкән балага 18 яшь тулганчы яки белем бирү оешмасында көндезге бүлектә укыган очракта 23 яшь тулганчы, социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. Элек мондый гаиләләр бала балигъ булганчы ярдәм ала иде.

Күрсәтелгән категория гражданнарга түбәндәге социаль ярдәм чаралары билгеләнде:

- ата-аналарның берсенә яки аны алмаштырган кешегә 6 яшькә кадәрге бала өчен дарулар сатып алуга субсидия, аның күләме 2024 елда 164 сум тәшкил итә;

- Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия;

- коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия (ә үзәк җылыту системасы булмаган йортларда яшәүче гаиләләр өчен халыкка сату өчен билгеләнгән нормалар чикләрендә сатып алына торган ягулык бәясеннән карала);

- ата-аналарның берсенә яки аны алмаштырган кешегә гомуми белем бирү оешмаларында белем алучыларга айлык субсидия, әмма алар 23 яшькә җиткәнче генә, 2024 елда аның күләме 369 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100