news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы биш елда Татарстан юлларында 69 бала һәлак булган

Татарстан юлларындагы юл-транспорт һәлакәтендә соңгы биш елда 69 бала һәлак булган. Аларның 25е җәйге чорда үлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.

«Соңгы биш елда республика юлларда 69 баласын югалтты. Алтмыш тугыз кечкенә тормыш өзелде – бу ике тулы уку сыйныфы диярлек. Бу фаҗигаләрнең һәрберсе хисаптагы сан гына түгел, бу җимерелгән гаиләләр, ата-аналарның сөйләп бетерә алмаслык кайгысы, тормышка ашмаган хыяллар», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot