news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сомнолог Яңа ел төненнән соң йокы режимын ничек көйләргә икәнен аңлатты

Яңа ел төненнән соң режимны көйләү өчен, 1 гыйнварда үзең өчен гадәти вакытта торырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га табиб-сомнолог һәм невролог Елена Царева сөйләде.

«Яңа ел төнен аннары көне буе йокларга туры килмәслек итеп планлаштырырга кирәк. Төне буе күңел ачу мәҗбүри түгел, төнге 12 сәгатьтән соң йокларга ятарга була. Ләкин шулай да йокларга соң яткансыз икән, иртән гадәттәгечә вакытта торырга, ә йокыны соңыннан туйдырырга кирәк», – дип саный табиб.

Биоритмнарны күчермәү һәм организмны яңа режимга җайлашырга мәҗбүр итмәү өчен, йокыдан тору вакытын сакларга кирәк. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эшкә чыккач йокларга ятачак һәм уяначак режимны саклау мөһим.

«Йокы режимын физик активлык ярдәмендә көйләп була. Иртән уянып китү өчен җәяү йөрү ярдәм итә. Кич белән саф һавада җиңелчә генә йөреп кайту белән генә чикләнегез. Шулай ук кичен һәм төнлә ризык күп ашамау, алкоголь һәм кофеин кулланмау яхшырак», - дип киңәш итә Елена Царева.

news_right_1
news_right_2
news_bot