news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Әхәт Гаффар истәлегенә узган иҗат бәйгесенә йомгак ясалды

Тәнкыйтьче, язучы Тәлгат Галиуллин 80-90 елларны Әхәт Гаффар чоры дип бәяләде.

Язучы Әхәт Гаффар истәлегенә узган иҗат бәйгесенә йомгак ясалды

Балык Бистәсе районында язучы Әхәт Гаффарга истәлегенә узган II «Гаффар дәвамчылары» иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Беренче бәйге 2019 елда язучы Әхәт Гаффарның 70 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән иде. Быелгы уку елында бәйгене язучының кызлары Сөмбел һәм Ләйлә Гаффаровалар белән берлектә Балык Бистәсе районының Мәгариф бүлеге, ТР Язучылар берлеге оештырды. Концерт номерлары белән үрелеп барылган бәйрәм кичәсендә язучы турында истәлекләр белән бүлештеләр, фоторәсемнәрен карадылар, шулай ук балалар өчен язылган әкиятләрен дә тамаша кылдылар.

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Г.Тукай премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин Әхәт Гаффарның әсәрләрен дә, иҗади активлыгын да югары бәяләде. 80-90 елларда чын мәгънәсендә Әхәт Гаффар чоры иде, диде ул.

«Әҗәл» хикәясеннән башлап бер-бер артлы повесть-романнары, драма әсәрләре, публицистик язмалары чыкты. Үзенә күрә феномен булды. Әхәт белән аралашып, бер-беребезнең әсәрләрен укып яшәдек. Аның иҗаты турында үзе исән вакытта соңгы мәкаләне дә мин язганмын.

Үләренә бер көн кала шалтыратыштык, «Тәлгат абый, зур рәхмәт», диде. Сез аның белән шушы районнан чыккан кеше буларак горурланырга тиешсез. Әсәрләре, бер яктан, гади генә күренә, икенче яктан, символларга, метафораларга, кинаяле сөйләмгә корылган. 80-90 елларда иҗади активлыгы ягыннан аның янәшәсенә куярлык башка язучыны атый алмыйм. Яңа гасыр башында, тормыш иптәше ташлап китү сәбәпле, сүлпәнәйде, төшенкелеккә дә бирелеп алды, әмма иҗаттан туктамады.

Соңгы язылган поэмасын «Без – Ак барс» дип атый. Ул татарның үткәнен, бөтен тарихны искә төшерә. Татар халкы – ак барс, мәңге яшәргә лаеклы халык, ди. Аның бөтен әсәрләре русчага тәрҗемә ителгән диярлек. «Современник»та 3 китабы чыкты, «Советский писатель»дә басылды. Андый дәрәҗәгә ирешкән татар язучылары күп түгел. Ике китабы хәтта инглиз телендә чыкты», - диде галим.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина Әхәт Гаффарның гади, эчкерсез булуын, туган ягына һәрвакытта да талпынып кайтуын ассызыклады.

«Районыбыздан күп иҗат әһелләре чыккан. Бүгенге яшьләр арасында да сәләтле яшьләр җитәрлек. Талантларны барлап торырга, үсендерергә кирәк, әлеге матур бәйге дәвамлы булса иде. Әхәт абый яшьләргә, якташ язучыларга үзе дә игътибарлы булды. Минем дә шигырьләрне алып китеп, республика газета-журналларына кереш сүзләр язып чыгара иде. Гел аралашып яшәдек», - дип истәлекләре белән бүлеште шагыйрь Вәзыйх Фатыйхов.

Әдәби бәйгенең төп инициаторы, оештыручыларның берсе Сөмбел Гаффарова әтисенең туган ягында әлеге бәйгене дәвам итә алуларына сөенечен белдерде.

«Беренче тапкыр әлеге бәйгене оештыргач, әти шуның кадәр ихластан сөенеп, канатланып йөргән иде. Бергәләшеп һәр әсәрне укыдык, урыннарны бүлдек ул чакта. Әлеге бәйгене дәвам итү теләген районда да хуплап алулары өчен рәхмәтлебез. Һәрбер язучының фикерләү рәвеше үзгә, стиле үзгә. Әтинең әсәрләре абсурдлыкка корылулары белән аерылып тора, алар баш миен эшләтә. Менә шушындый әсәрләр яза алырлык дәвамчылар әзерләү иде безнең максат. Бүген бүләкләр бирәбез дә таралышабыз гына түгел, барлык катнашкан укучылар белән иҗади эш алып барырга, ватсапта махсус иҗат төркеме булдырып, әсәрләрен сүтеп җыярга планлаштырабыз», - диде Сөмбел.

«Безнең төбәктә ул белмәгән бер генә чокыр да, бер генә алан да булмагандыр. Авылдагылар үзенә яратып «безнең Габделәхәт» дип дәштеләр. Мәктәптә зурлап 50, 55, 60 яшьлек юбилейларын уздырдык. Үзәк урамнарның берсе Әхәт Гаффар исемен йөртә, Кәрәкә күлендә Гаффарлар чишмәсе бар», - диде Олы Әшнәк авылыннан килгән ветеран укытучы Венера Гарипова.

Бәйрәм чарасы ахырында каләм тибрәтүче мәктәп укучыларына – II «Гаффар дәвамчылары» бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар, акчалата бүләкләр һәм әдәби китаплар тапшырылды. Балаларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм китаплар бүләк ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100