news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шомбай FEST» халыкара курчак театрының лауреатлары бүләкләнде

«Шомбай FEST» халыкара курчак театрының лауреатлары бүләкләнде
Фото: Рәмис Нәҗмиев, "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» курчак театры «Шомбай FEST» халыкара курчак театры фестиваленең йомгаклау тантанасын һәм театрның 90 еллыгы тантанасы белән бергә уздырды.

«Театрның юбилее, безнең бишенче фестиваль, минем дә театрда эшләвемә биш ел, ниндидер нәтиҗәләр чыгара алабыз, нәрсәне дөрес эшләвебезне,яки нәрсәнедер дөрес эшләмәвебезне күрәбез. Киләчәккә планнарыбызны һәм өстенлекле юнәлешләребезне билгеләр вакыт», – диде театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тантана башланыр алдыннан журналистларга.

«Нәтиҗәләр чыгару җиңел эш түгел, башка жюри булса, ул башкачарак булырга мөмкин иде, иң мөһиме – безнең дуслык җиңә, сәнгать җиңә», – диде ул.

«Без фестивальгә новация булган әсәрләрне чакырырга тырыша идек. Быел традицион әсәрләргә өстенлек бирдек, чын курчак театры нинди булган – шундый әсәрләр килде», – диде журналистларга жюри әгъзасы, театр белгече Нияз Игъламов.

Яңа лауреатларга призларны жюри әгъзалары тапшырды. Махсус премияләрне Нияз Игъламов тапшырды. «Махсус премия ул кызыксындыру премиясе түгел, бары тик номинацияләр исемлеге җитмәү генә. Димәк, ул спектакль нәкъ шушы ягы белән башкалардан аерылып торган», – диде ул сәхнәдән.

  • «Сәхнәгә курчак театрлары беренче рус пьесасын кайтарган өчен» Владимир Одоевскийның «Сказ о Царь-Девице – удивительной царице, о её друзьях и недругах, справедливости и смелости» спектаклен алып килгән Луганский академия курчак театры бүләкләнде.
  • «Курчак театры чаралары аша милли традицияләрне үзләштергән өчен» Владимир Аношкинның «Сабантуй» спектакле өчен Башкорт дәүләт курчак театры бүләкләнде.
  • «Иң нәниләр өчен миң яхшы спектакль» буларак Пётр Васильев инсценировкасы буенча куелган «Теремок» спектакле өчен Марманский өлкә курчак театры бүләкләнде.
  • «Уйнаучы курчаклар сәнгатенә тугрылык өчен» Баку марионеткалар театры «Аршин мал алан» спектакле өчен бүләкләнде.

«Мин курчак театры дөньясына драма театры аша килеп кергән кеше буларак, шушы 7 көндә күңелем белән эредем. Гаҗәеп атмосферага эләктем», – диде жюри әгъзасы, Александр театры режиссеры һәм артисты Андрей Калинин лауреатларны котларга чыккач. Ул «Икенче пландагы иң яхшы артист» номинациясендә Оренбург дәүләт курчак театры артисты Иван Панинны «Нәни принц» спектаклендәге Король, Фонарщик, Эшем кешесе рольләре өчен бүләкләде.

«Иң яхшы актер эше» номинациясендә Владимир өлкә курчак театрының Павел Бажов әкияте буенча куелган «Синюшкин колодец» спектаклендәге роле өчен Сергей Тульский бүләкләнде.

КФУ доценты, жюри әгъзасы Дмитрий Туманов «Актер ансамбле» номинациядә лауреатларны котларга чыккач, бу фестивальдә үзенчәлекле атмосфера булуын искәртте, тере җаннар белән курчак белән берләштерелүен ассызыклады. Әлеге номинациядә Чаллы курчак театрының «Скупой» спектакле бүләкләнде.

«Иң яхшы рәссам эше» номинациясендә лауреатны театр тәнкыйтьчесе Наталия Райтаровская бүләкләде. Ул призны Чиләбе дәүләт курчак театрына «Петрушка» спектакле өчен тапшырды. Спектакльнең рәссамы – Захар Давыдов.

Жюри рәисе, Мәскәү балалар күләгәләр театрының баш режиссеры Виктор Платонов фестиваль лауреатларын котларга чыккач үзләренең һәр спектакльнең яхшы ягын күрергә тырышуларын ассызыклады. Ул «Иң яхшы режиссёр эше» номинациясендә Александр Пушкин трагедиясе буенча куелган «Луна Сальери» спектаклен бүләкләде. Спектакльне Брест курчак театры алып килгән иде.

«Фестивальнең иң яхшы спектаклен билгеләү бик авыр булды. Без бик җитди фикерләштек, бәхәсләштек. Нәтиҗәдә бер фикергә килдек», – диде ул «Иң яхшы спектакль» номинациясендә Мәскәү ачык курчак театрының «Мойры Петроградского района» спектаклен бүләкләгәндә.

Фестивальдә мәдәни күзәтүчеләр командасы да бар иде. Алар да һәр спектакльне карап үз нәтиҗәләрен чыгарды. Иң яхшы спектакль дип Оренбург дәүләт курчак театрының «Нәни принц» спектакле һәм Рязань курчак театрының өлкәннәр өчен куелган «Золоченые лбы» спектакле бүләкләнде.

Тантаналы кичә «Әкият» курчак театрының 90 еллыгына багышланган тамаша белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100