Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шомбай-FEST» фестивале программасын Баку марионеткалар театры спектакле төгәлли
Бүген Баку марионеткалар театрының «Аршин мал алан» спектакле белән «Шомбай-FEST» халыкара курчак театрлары фестивале төгәлләнә.
25 июньнән башлап театрның ике залында көнгә ике спектакль күрсәтелде. Программа көн саен 11.00 сәгатьтә - балалар өчен, 15.30 сәгатьтә өлкәннәр өчен спектакльләр күрсәтелерлек итеп төзелгән иде.
Спектакльләрне жюри белән бергә Татарстан журналистларыннан төзелгән мәдәни күзәтүчеләр дә карады. Мәдәни күзәтүчеләр арасында «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.
Бүген жюри да, мәдәни күзәтүчеләр дә үз нәтиҗәләрен чыгарачак. Лауреатлар 18.00 сәгатьтә фестиваль ябылу тантанасында билгеле булачак.
Фестиваль ябылу тантанасы «Әкият» курчак театрының 90 еллыгы белән бергә үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз