Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Солтанов: «Туган тел»нең нәрсә икәнлеге беренче тапкыр указ дәрәҗәсендә формалаштырылды
Россия Президенты Владимир Путин 11 июльдә дәүләт тел сәясәте нигезләрен раслау турындагы указны имзалады. Беренче тапкыр канун дәрәҗәсендә түгел, ә указ дәрәҗәсендә «туган тел»нең нәрсә икәнлеге формалаштырылды. ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында депутат Евгений Солтанов шул хакта сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Әлеге указның 9нчы өлешендә туган тел (туган телләр) сыйфатында РФ халыклары телләре арасыннан бер яки берничә тел карала, аларга РФ дәүләт теле булган рус теле, шулай ук билгеле бер тел мохитендә яшәү нәтиҗәсендә гражданин тарафыннан кече яшьтән үзләштерелә торган башка тел (башка телләр) һәм этник төркем теле керә, дип язылган», – дип искәртте парламентарий.
Указ нигезендә, бер үк вакытта рус теле дә, РФ халыкларының башка телләре дә туган тел булып таныла, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз