news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Солтан хәзрәт Морадимов: Иң зур бәхетем - хатыным

Солтан хәзрәт Морадимов: Иң зур бәхетем - хатыным
Фото: ТНВ каналы сайты

Рамазан мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов хатыны Диләрә белән ТНВ телеканалы үткәрә торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында катнашты. Алар танышулары һәм балалар тәрбияләүләре турында сөйләделәр.

«Иң зур бәхетем – хатыным. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Ир кешенең бу дөньяда иң зур бәхете – ул бөтен яктан уңган булган һәм диндар хатынга ия булуы», – ди. Аллаһка шөкер, шундый матур, бөтен яктан булган хатынга ия булдым. Аллаһ Тәгалә безгә дүрт бала ата-анасы булырга насыйп итте», – дип сөйләде Солтан хәзрәт Морадимов.

Ул хатыны белән танышуларын да искә алып үтте.

«Аллаһ Тәгалә үзе насыйп итте танышырга. Икебез дә ихлас ният белән дога кылдык. Мин мәчеттән уйланып чыгып бара идем, хатынның кереп барган чагы булган. Бер-беребезне башларыбыз белән сөздек. Мин гафу үтендем дә, башымны күтәреп карадым, анда – чибәр кыз. Хатын да гафу үтенде, күтәрелеп карады да, күзен төшереп, мәчеткә кереп китте. Аннары белдек – безне бер-беребез белән таныштырырга теләгәннәр икән. Аллаһ Тәгалә безне алданрак таныштырды. Бүгенге көндә без дүрт балага тормыш биргән бәхетле ир белән хатын», – диде Солтан хәзрәт.

Алар Латифа, Рамазан, Раян, Хәлимә исемле балалар үстерә. Диләрә Морадимова балаларны тәрбияләүдә әти дә, әни дә катнашырга тиешлеген әйтте.

«Барлык эшләрне ирем белән бергә эшлибез. Ул балаларны иртә белән балалар бакчасына, мәктәпкә илтә. Мин кичтән барысын да җыеп кайтам. Бала тәрбияләүдә әти дә, әни дә катнашырга тиеш. Чөнки аларның һәрберсенең үз роле бар. Әти малайларга ир-ат тәрбиясе бирә, әни кеше – кыз балага. Әти дә, әни дә баланы назда үстерергә тиеш», – диде Диләрә Морадимова.

Солтан хәзрәт Морадимов күп бала алып кайтырга курыккан гаиләләргә киңәшен дә бирде. «Курыкмаска кирәк», – диде хәзрәт.

«Безнең якта бер бала юк бала, ике бала ярты бала, өч бала бер бала, дип әйтәләр. Мин аны аңламый идем. Беренче бала иң авыры. Бала янында аяк очында гына йөри идек. Икенче бала белән алай килеп чыкмый. Өченчесе, дүртенчесе тугач, алар бер-берсен карый башлыйлар. Уенчыгы да кирәкми. Олы кыз хәзер төпчеген йоклата, икенчесе килеп ашатмакчы була. Һәм алар шулай юмартлыкка өйрәнәләр», – дип сөйләде Солтан хәзрәт онлайн-телемарафонда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100