news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Солтан Исхаковның фотокүргәзмәсе борынгы Болгарда ислам кабул итү истәлегенә багышланды

Казанда «Татар-информ» фотохәбәрчесе Солтан Исхаковның Идел буе мөселманнары дини тормышын һәм рухи мәркәзе булган борынгы Болгар шәһәрлеген чагылдырган фотокүргәзмәсе ачылды.

Солтан Исхаковның фотокүргәзмәсе борынгы Болгарда ислам кабул итү истәлегенә багышланды
Лилия Гадельшина

Россиядә 2022 ел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуы белән истәлекле. 13 май, җомга көнне, Казанда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татар-информ» МА фотохәбәрчесе Солтан Исхаковның әлеге вакыйгага багышланган фотокүргәзмәсе ачылды. 

«Хакыйкатьне танып-белү» («Познание истины») дип аталган күргәзмә башкаланың Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда оештырылды. Солтан Исхаков биредә озак еллар «Казан» фотоклубын җитәкли. Күргәзмәдә Идел буе мөселманнарының дини тормышын һәм рухи мәркәзе булган борынгы Болгар шәһәрлеген чагылдырган утыздан артык фотография урын алган.

Шактый фотографияләрдә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сурәтләнүе бер дә гаҗәп түгел. Соңгы елларда борынгы Болгар шәһәрлегендәге ядкарьләрне саклау өчен, республиканың Дәүләт Киңәшчесе җитәкчелегендәге «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу фонды тарафыннан күп эшләр башкарылды. 

Солтан Исхаковка күргәзмә ачылышы белән Минтимер Шәймиев исеменнән котлау сүзләрен Дәүләт Киңәшчесенең ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина җиткерде. «Фотограф буларак Солтан Исхаков Татарстанның сәяси-иҗтимагый, милли-мәдәни тормышын яктырту өлкәсендә озак еллар уңышлы эшләп килә. Ул Минтимер Шәймиевнең мөселман илләренә эшлекле сәфәрләрендә дә катнашты. Аның фотографияләреннән күренгәнчә, Татарстанда гасырлар дәвамында төрле милләтләр һәм диннәр арасында урнашкан дус-тату мөнәсәбәтләр башка илләргә үрнәк булып тора», - диде Нурсөя Шәйдуллина. Ул фотографка иҗади уңышлар, җәмәгатьчелекне яңадан-яңа күргәзмәләр белән сөендереп торырга теләде.

Күргәзмә ачылышында Казан фотографлары, «Казан» фотоклубы әгъзалары, фотография сәнгатен сөючеләр, Дәрвишләр бистәсендәге «Ислам» мәчете мәхәлләсе мөселман җәмәгатьчелеге катнашты. КФУ профессоры, фотограф Эдвард Хәкимов күргәзмәнең истәлекле фотоальбомын ясарга тәкъдим итте.

Мәдәният сарае директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәте Валентина Иванова Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елында, бу күргәзмә Казанның рухи-мәдәни тормышын бизәп торачагын искәртте.

Мәгълүм булганча, әлеге истәлекле вакыйгага багышланган төп бәйрәм чаралары Казанда һәм Спас районындагы Болгар шәһәрендә шушы көннәрдә уздырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100