news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Солтан Исхаков Татарстанда фотосәнгатьне сакларга тырыша – Казан фотографлары

Казанның танылган фотографлары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Исхаковны шәхси күргәзмәсе ачылуы белән тәбрик итте.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Казанда Татарстанның Фотографлар һәм Россиянең Фоторәссамнар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татар-информ» фотохәбәрчесе Солтан Исхаковның шәхси күргәзмәсе ачылды. Танылган фотографка быел 65 яшь тулды.

Юбилей күргәзмәсе Солтан Исхаков җитәкчелегендә “Казан” фотостудиясе урнашкан Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда оештырылды.

Фоторәссамның тәүге шәхси күргәзмәсе дә ерак 1986 елда шушы Мәдәният сараенда үткәрелгән булган. 70нче еллар азагында ул биредә фоторәссам Виталий Ковалевский алып барган “Казан” фотостудиясендә шөгыльләнә башлый, ә 2010 елда бу җаваплы эшне үз җилкәсенә ала. Әйтергә кирәк, 2018 елда фотостудиягә дә 55 ел тулачак.

Юбилей күргәзмәсе мәңгелек тема – ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә багышлана. Анда фотографның соңгы 40 елда тупланып килгән иҗади архивыннан 45 фоторәсем тәкъдим ителә.

“Архивымны барлагач, ир белән хатын мөнәсәбәтләрен, хисләрен чагылдырган фотографияләрнең шактый күп җыелганын аңладым. Кеше өчен бу хисләр – һәрвакыт иң мөһиме, аны гомере буена озата бара. Фотографияләрнең берсе дә махсус төшерелмәде, барысы да тормыш мизгелләрен сурәтли. Еллар үткән, заманалар үзгәргән саен бу хисләрдә дә үзгәрешләр күрәбез: мөнәсәбәтләрдә тыйнаклык югалды кебек. Шулай да мин төшенкелеккә бирешү яклы түгел, бу хисләр һәм, шул исәптәп фотосурәтләрем дә, кеше тормышына яктылык алып килергә тиеш, максатым шул”, - дип сөйләде фоторәссам күргәзмәнең темасы турында.

Күргәзмә ачылышында Валерий Ряшин, Эдвард Хәкимов, Валерий Михайлов, Риф Якупов, Валерий Павлов, Рамил Гали кебек Казанның танылган фотографлары катнашты. Дәрвишләр бистәсенең мәдәни тормышы үзәгендә кайнаган “Казан” фотостудиясе җитәкчесен истәлекле вакыйга белән Мәдәният сарае директоры урынбасары Рамил Фазылҗанов тәбрик итте, иҗади уңышлар теләде. Фотостудия әгъзалары (төрле яшьтәге дистәдән артык кеше) иҗтимагый эшчәнлеккә, үз тирәсенә иҗади кешеләрне тупларга  вакыт һәм көч тапканы өчен Солтан Исхаковка рәхмәтле булуларын әйтте. Шулай ук әтиләре – Виталий  Ковалевский истәлеген саклап, эшен дәвам иткәне өчен кызлары Алена һәм Ольга да рәхмәтләрен җиткерде, фотографның гаиләсенә иминлек теләде.

45 фоторәсем арасында моннан 36 ел элек төшерелгәннәре дә, соңгы еллардагылары да урын алган. Алар арасында заманында төрле күргәзмәләрдә, фотоальбомнарда, журналларда дөнья күреп, фотосәнгать сөючеләрнең игътибарын җәлеп иткән хезмәтләрне дә күрергә мөмкин.

Күргәзмәгә килгән фотографларның һәркайсы Солтан Исхаковны үзенең фикердәше дип атады. Валерий Ряшин аның иҗатына “якты уйлары” өчен югары бәя бирде. Эдвард Хәкимов исә заманалар үзгәрүенә, “акчага табынган җәмгыятьтә яшәвебезгә карамастан, Солтан Исхаков фотография сәнгатенә тугры калуын” искәртте. “Дөнья миллиардлаган селфилар, “гаилә фотографияләре” белән тулган, фотосәнгать тезләндерелгән чорда Солтан Исхаков үзенең фотостудиясе белән сәнгатьле фотографияне сакларга тырышты һәм тырыша, укучылар тәрбияли. Аның хезмәтләре бүгенге агымда кыйммәтле ташлар кебек балкый”, - дип ассызыклады Эдвард Хәкимов.

Риф Якупов: “Солтан Исхаковның бер кадрда җәмгыятьне һәм кешене берләштерә алу сәләтенә”, - соклануын белдерде. Ә ул җитәкләгән “Казан” фотостудиясе “Татарстанда гына түгел, Россиядә бердәнбер булып калды дисәм, ялгыш булмас”,  - дип әйтте.

Бу көнне Эдвард Хәкимов хәбәр иткәнчә, Казаннан алты фотограф, шул исәптән, Солтан Исхаков та, “СССР чоры турында 100 фоторәсем”  дигән шәхси иҗади проектны башлап җибәргән. “Без Европада инде дүрт күргәзмә оештырдык. Хәзер каталог нәшер итәргә чаралар эзлибез. Бүгенге көндә дә Татарстанда фотосәнгать булуын  бөтен дөньяга күрсәтергә телибез”, - дип аңлатты фотограф.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы хезмәттәшләре исеменнән Солтан Исхаковны күргәзмә ачылышы белән Рамил Гали тәбрик итте. "Солтан Исхаковның иҗатын беркайчан да бизәмичә, тормыш дөреслеген күрсәтә белүе өчен хөрмәт итәм. Үзенең киңәшләре белән ул безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тора, үрнәк булуы өчен рәхмәт аңа", - диде Рамил Гали.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100