news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Солтан Ибраһим Миңнехановка Путинның Татарстан турында әйткән җылы сүзләрен җиткерде

Малайзия Короле Ибраһим Искәндәр республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Россия президенты Владимир Путинның Татарстан турындагы сүзләре белән уртаклашты. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова язган.

Беренче чиратта, Малайзия лидеры үзенә күрсәткән кунакчыллык һәм җылы кабул итү өчен Россиягә һәм Татарстанга рәхмәт әйтте. Ибраһим Искәндәр баштарак Владимир Путин белән «дустанә һәм конструктив» очрашу уздыруы турында сөйләде.

«Татарстан Республикасы турында бик югары фикерләр әйтте, табигатенең матурлыгы, сезнең төбәкнең технологияләрдә һәм инновацияләрдәге казанышлары турында сөйләде», – дигән Малайзия Короле.

news_right_1
news_right_2
news_bot