news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивалендә Салих Сәйдәшев балеты премьерасы була

Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивалендә Салих Сәйдәшев балеты премьерасы була

1- 24 декабрьдә Казанда беренче тапкыр Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале була. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов. Ул «Татар-информ»га әлеге фестивальнең программасы белән таныштырды.

1 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев исемендәге музейда беренче татар операсы: «Сания» әсәренең триумфы һәм онытылуы турында лекция. Германия, Франция һәм хәтта Япония газеталарында зур бәя алган опера премьерасы җиде ел үткәч нигә онытылган? Бу турыда музей мөдире Айдар Әхмәдиев сөйләр. Лекциядә операны тудыручылар һәм татар музыка сәнгатенең нинди шартларда барлыкка килүе турында ишетеп булачак.

5 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәният үзәге концерт залында ата-бабаларыбыз турында концерт-лекция була. Бу проектта музыкант, мультиинструменталист Айдар Абдрахимов борынгы төрки уен коралларының барлыкка килү тарихы, аларның кайда һәм ничек яңгыравы һәм ни өчен бу уникаль уен коралларының кулланылыштан төшеп калганы турында сөйләр.

10 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәният үзәге концерт залында JAÑALIF спектакле була. Моннан 100 ел элек яшь Совет дәүләтендә төрки телле халыклар кулланган гарәп әлифбасыннан баш тарту һәм латин — Яңалифка күчү башлана. D»ӘRT труппасының яңа спектакле нәкъ шушы чор турында.

12 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Яшь музыка» концерты – «премьера»лар концерты була. Программада замандаш композиторларның яңа әсәрләре яңгыраячак: Рузия Кәлимуллинаның «Моабит» сюитасы; Илһам Байтирәкнең «Шамил Шәрифуллин истәлегенә» симфониясе; Ильяс Камалның кыллы оркестр өчен сюитасы; Айдар Ниязовның «Шигъри» симфониясе (Габдулла Тукай истәлегенә).

16 декабрьдә 19.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәният үзәге концерт залында татар классик композиторы Салих Сәйдәшевның 125 еллыгына багышланган концерт көтелә. Концертта спектакльләрдән музыка һәм 75 ел эчендә сәхнәдә өч тапкыр уңышсыз яңгырарга тырышкан Салих Сәйдәшев балетының күптән көтелгән премьерасы. Бу балет композитор Илһам Байтирәкнең яңа карашында яңгыраячак.

  • Фестиваль Казан мэриясе, Үз телем проекты, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры, «Мәскәү» мәдәният үзәге, Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев исемендәге музей, «Калеб» яңа буын җыены ярдәме белән оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100