news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков үз вазифасыннан китә

Мәктәп директоры сәламәтлеге белән проблемалар булуы турында әйткән.

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ»). Казанның «СОлНЦе» мәктәбе вакытлыча директорсыз калачак. Уку учреждениесе җитәкчесе Павел Шмаков Facebook сәхифәсендә, сәламәтлеге белән проблемалар булу сәбәпле, үз вазифасын калдыруы турында яза.

«Минем тормышым үзгәрә. Күпмедер вакытка минем яраткан эшем — „СОлНЦе“ мәктәбе беренче планнан китеп торачак. Миңа үз сәламәтлегем турында уйларга кирәк», — дип хәбәр итте Шмаков.

Директор сүзләренчә, ул дәваланырга Мәскәү, Германия яки Финляндиягә китәргә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100