news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясаган.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Якшәмбе, 17 июньдә, Мәскәү өлкәсенең Солнечногорский шәһәрендә “Нурулла – Аллаһ нуры” мәчете ачылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар алдында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясады һәм мөселманнарга сәламнәрен җиткерде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада мәчет салуга өлеш керткән кешеләрне бүләкләгәннәр.

Тантаналы өлештән соң, өйлә намазы укыганнар.  Аннан соң кунаклар бәйрәм табынына җыелган. Шулай ук биредә Солнечногорски шәһәре мәчете турында фильм тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot