Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«СОлНЦе» мәктәбенең төрле милләт укучылары татарча шигырьләр сөйләде
Беренче һәм икенче сыйныф укучылары Бикә Рәхимова, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Шәүкәт Галиев, Шәмсия Җиһангирова кебек авторларның шигырьләрен сөйләде.
Казанның «СОлНЦе» мәктәбендә шигырь бәйрәмендә төрле милләт укучылары татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды.
Икенче сыйныф укучысы Дарина Сингатуллина татар теле дәресләрендә татарча әсәрләр укуын һәм шигырьләр ятлавын әйтте. «Миңа шигырьләр ятлау ошый. Мин аларның мәгънәсен аңлап ятлыйм. Балалар бакчасына кергәнче мин татар телендә иркен сөйләшә идем, бакчада рус телен өйрәндем һәм татар теле икенче планга күчте. Моңа карамастан, татар телен онытмадым, сөйләшә беләм», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рус милләтеннән беренче сыйныфта укучы Софья Слованова татар телен балалар бакчасыннан башлап өйрәнгән. «Өстәмә тел белү – яхшы күренеш. Башкалардан өстенрәк буласым, татар телендә мәзәкләр сөйлисем килә», - диде ул.
Балаларны татар теле дәресләрендә шигырьләр сөйләргә галим, рус телле балаларга татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы Николай Максимов өйрәткән. Аның әйтүенчә, татар теле өч сәгать укытыла: бер дәрес – сәнгатьле уку, ике дәрес сөйләшү дәресе.
«Сәнгатьле уку дәресендәге текстны без сөйләшү дәресендә өйрәнүне дәвам итәбез: җөмләләр төзибез, дөрес кушымчалар куярга өйрәнәбез. Шунысы белән миңа бу мәктәптә укыту бик ошый. Мондый мәктәпләр күбрәк булсын иде. Без билге куймыйбыз. Монда кагыйдәләр өйрәтеп яту юк, укытучыдан программа сорамыйлар. Укытучы балаларга нәрсә кирәклеген – һәр баланың нәрсә белән кызыксынганын белә», - диде ул.
Шигырь бәйрәмендә Николай Максимовның беренче һәм икенче сыйныф укучылары аның «Укыйбыз, сөйлибез, сөйләшәбез» дигән авторлык китабыннан Бикә Рәхимова, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Шәүкәт Галиев, Шәмсия Җиһангирова кебек авторларның шигырьләрен сөйләде. Шигырь бәйрәме «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Николай Максимов «СОлНЦе» мәктәбендә шигырь бәйрәменең ел саен үткәрелүен, аның традициягә әйләнүен әйтте. «Шигырь бәйрәме үзенә күрә бер тәрбия кичәсе булып тора. Ничә милләт баласы утырса да, алар тыныч кына, сөйләшмичә чыгышларны тыңлап утыра. Бу – тәрбиянең нигезе», - дип аңлатты татар теле укытучысы.
«СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков әйтүенчә, Казанның күпчелек мәктәпләреннән аермалы буларак, биредә барлык балалар татар телен өйрәнә. «Бездә милләтне аерып карау юк. Безнең мәктәптә һәр укучының шөгыле бар: кемдер тарих, кемдер татар теле, математика белән кызыксына. Татар телен өйрәнү үзебездән генә тора. Башка кешенең мәдәниятен, телен хөрмәт итү мөһим», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз