news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Соллерс-Чаллы”иске автомобильләрне утильләштерү буенча тәҗрибә проектында катнашырга әзер

Хәзерге вакытта “Соллерс” сүтелгән автомобиль калдыкларын эшкәртүче һәм эшкәртелми торган калдыкларны кабул итүче предприятиеләр белән килешүләр төзү мәсьәләсен карый

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). “Соллерс-Чаллы” ААҖ иске автомобильләрне утильләштерү буенча тәҗрибә проектында катнашырга әзер. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләренең предприятиегә сәфәре вакытында шул хакта сөйләшү булган.

Предприятие вәкиләре белдерүенчә, иске автомобильләрен тапшырырга теләк белдереп һәм бу процедура турында җентекле мәгълүмат алырга теләп шалтыратучылар күп булган. Гражданнар иске автомобильләрен ЮХИДИ теркәвеннән төшерүне, аны утильләштерүгә тапшыруны үзләре башкарырга әзер булуын белдерә. Бу хакта кулларына таныклык алгач, алар үзләренә охшаган яңа автомобиль маркасын сайлый алачак.

Билгеле булганча, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының норматив документларында әлегә эксперементның барлык яклары да тасвирланмаган, шуңа күрә андагы кайбер нигезләмәләргә ачыклык кертелергә тиеш.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре “Соллерс-Чаллы” предприятиесе җитәкчелеге белән берлектә иске автомобильләр сүтеләчәк махсус мәйдан белән дә танышкан. Бу территориянең гомуми мәйданы 6 мең кв. метр. Әлеге сүтү линиясе көненә 24 машинаны үткәрүгә исәпләнгән. Бу эш белән нигездә 49 кеше шөгыльләнәчәк. Эшчеләр һәм техник белгечләрнең бер өлеше экология таләпләрен өйрәнү буенча укулар узган. Хәзер курслар өчен яңа төркем туплана. Хәзерге вакытта “Соллерс” сүтелгән автомобиль калдыкларын эшкәртүче һәм эшкәртелми торган калдыкларны кабул итүче предприятиеләр белән килешүләр төзү мәсьәләсен карый.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре “Соллерс-Чаллы” предприятиесенең иске машиналарны утильләштерү буенча экспериментка әзерлеген югары дип бәяләгән. Билгеле булганча, эксперимент агымдагы елның мартында башлана.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100