news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Солдатлар җырлаганда” фестивалендә Идел буе һәм Уралның иң яхшы башкаручылары чыгыш ясаячак

“Солдатлар җырлаганда” фестивалендә Идел буе һәм Уралның иң яхшы башкаручылары чыгыш ясаячак

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). 24-26 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 62 еллыгына багышланган “Солдатлар җырлаганда” исемле Идел буе-Урал хәрби округының армия җырлары 19нчы телевизион фестивале узачак. Россиянең ике эре төбәге булган Урал һәм Идел буе үзешчән сәнгатьнең иң яхшы вәкилләрен тәкъдим итәчәк.

Фестивальне үткәрүнең максаты – хәрби-патриотик сәнгать мирасын саклау һәм арттыру, яшьләрдә патриотик һәм әхлакый аң тәрбияләү. Фестивальнең беренче турында 110нан артык башкаручы катнашачак, аларның иң яхшылары гала-концертта чыгыш ясаячак. Фестивальдә катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылачак.

Фестивальне үткәрү хәрби округта күркәм традициягә әйләнде. Ул хәрбиләр белән киң катлау җәмәгатьчелекнең хезмәттәшлегенә, патриотик җырларны пропагандалауга булышлык итә, дип белдерә Идел буе-Урал хәрби округының Мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot