Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сөләйманов Татарстанда бензин бәясе артуны ягулык базарындагы вазгыять белән бәйләде
Татарстан Республикасы Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе президенты Ирек Сөләйманов бензин бәясе артуның сәбәпләрен аңлатты.
«Сәбәбе бик гади: биржада бәяләр үсә. Товар җитәрлек түгел. Бүгенге көндә нефть компанияләре, ягъни җитештерүче заводлар тәкъдим иткәннән арзанрак бәягә ягулык сатып алу бик авыр», – диде ул.
Кечкенә партияләр белән күпләп сату зур партияләр белән сатуга караганда кыйммәтрәк чыга, әмма бүген зур партияләр белән алу мөмкинлеге чикләнгән.
«Ягъни, кечкенә партияләр белән алу зур тимер юл цистерналары белән сатып алганга караганда күпкә кыйммәтрәк. Тимер юл цистерналарын сатып алган очракта товарны вакытында алуга гарантия юк. Завод ремонтка тукталырга яки башка берәр нәрсә булырга мөмкин», – дип билгеләп үтте ул.
«Шуңа күрә урында сатып алырга мәҗбүрбез. Бүген түләдең – бүген үк товарны алдың. Ләкин бу товар кыйммәтрәк, аны бик кыйммәткә тәкъдим итәләр. Бәяләр арту шуның белән бәйле, барысы да бик гади», – диде Сөләйманов.
Росстат мәгълүматлары нигезендә, 26 майдан 1 июньгә кадәр республикада автомобиль ягулыгының барлык төп төрләре дә кыйммәтләнгән. Бензинның уртача бәясе бер литры өчен 64,72 сумнан 64,86 сумга кадәр арткан. АИ-92 маркалы бензинның бәясе 14 тиенгә арткан һәм бер литры өчен 62,57 сум тәшкил иткән. АИ-95 маркалы ягулык 15 тиенгә – 66,38 сумга кадәр кыйммәтләнгән. АИ-98 бәясе бер атнада 19 тиенгә арткан һәм бер литры өчен 91,16 сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз