news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сокол» футбол клубы Татарстан спортчыларыннан гына торган команда тупларга җыена

«Сокол» футбол клубы Татарстан спортчыларыннан гына торган команда тупларга җыена
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Казанның хосусый «Сокол» футбол клубы, футболчыларны читтән чакырмыйча, Татарстанда туган егетләрдән генә торган команда булдырырга җыена. Әлегә командада Россиянең 6 төбәгеннән килгән футболчы уйнаячак. Бу турыда «Сокол» футбол клубының спорт директоры Ильяс Минневәлиев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Безнең команданы туплаганда, составта Татарстан Республикасы спортчыларын күрергә теләдек. Футбол клубының составы 40 процентка үзгәрде. Без Татарстанда туган һәм профессиональ дәрәҗәдәге матчта тәҗрибәсе булган спортчыларны да чакырдык. Чаллының «КАМАЗ» командасыннан уенчыларны, Бөгелмә, Түбән Кама футбол мәктәпләрен тәмамлаучыларны җәлеп иттек. Команда туплаганда куйган максатларыбызга ирештек дияргә була. Киләчәктә командага Татарстан егетләрен генә җәлеп итү максаты белән эш алып барырга исәплибез», – диде Ильяс Минневәлиев.

Бу команда моңа кадәр һәвәскәр футболчылар турнирларында уйнаган. Бу сезонда «Сокол» яңа баскычка күтәрелә – профессиональ дәрәҗәгә чыгачак.

Якшәмбе, 14 апрельдә, «Сокол» (Казан) футбол клубы профессиональ дәрәҗәдә беренче тапкыр рәсми матч уздырачак. Татарстанның «Сокол» футболчылары бу көнне «Пари НН-2» командасы белән уйный.

  • «Сокол» хосусый футбол клубы 2018 елның ноябрендә оешкан. Аның максаты – Казан футбол мәктәпләрен тәмамлаган, әмма профессиональ клубларга эләкмәгән 17-18 яшьлек уенчыларга мөмкинлек бирү була.
  • 2023 елга кадәр команда һәвәскәр футболчылар уеннарында уңышлы чыгыш ясаган, көчле состав туплаган. 2023 елда команда сезонның төп өч уенында: Татарстан кубогында һәм Чемпионатында, Идел буе ярышында (МФС «Приволжье») җиңү яулый. Төбәкара дәрәҗәдә узган ярыштагы бу җиңү һәвәскәр футболчылар клубына профессиональ футбол клубларының «Дивизион Б» 2024 Икенче лигасының LEON-Беренчелегендә катнашырга мөмкинлек биргән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100