Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шойгу мобилизацияләнгәннәрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә кушты
Запастан чакырылган гражданнар кирәкле әйберләр һәм матди чаралар белән тәэмин ителергә тиеш. Бу хакта Россия Саклану министры Сергей Шойгу РФ Кораллы көчләре җитәкчелеге белән үткәрелгән киңәшмәдә белдерде. Бу хакта хәрби ведомствоның Telegram-каналында хәбәр ителә.
«Сергей Шойгу Генштабка мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрне кирәкле әйберләр һәм башка матди чаралар белән тулысынча тәэмин итәргә кушты <…>», - дип билгеләп үтә Саклану министрлыгының матбугат хезмәте.
Моннан тыш, хәрби ведомство җитәкчесе кемнәргә чакырылышка кичектерелү бирелүен аңлатты, һәм бу мәгълүматны хәрби комиссарларга җиткерергә кушты.
Кичә, 3 октябрьдә, Россия Хөкүмәте төбәкләргә үз бюджетлары хисабына икеләтә билгеләнештәге товарлар, пилотсыз аппаратлар, төнлә күрү өчен приборлар, бинокльләр һәм төбәп ату җайланмалары сатып алырга рөхсәт бирү турында карар чыгарды. Шулай ук документ запастан чакырылганнар өчен автотранспорт һәм запас частьләр, хәрби кием, туристлар җиһазлары, дарулар, шәхси гигиена чаралары һәм азык-төлек алырга рөхсәт итә.
Моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мобилизациягә алынганнарны аптечкалар һәм йоклау капчыклары белән тәэмин итүне йөкләгән иде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Украинада махсус хәрби операция бу елның 24 февраленнән бирле бара. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз