Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Шойгу: Хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләү 4 процентка арта
1 октябрьдән хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләү һәм гражданлык хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 4 процентка артты, дип хәбәр итте Россия саклану министры Сергей Шойгу. Аның сүзләренчә, хәрби пенсияләр ел дәвамында 19,5 процентка үскән.
«Бүгенге көндә дәүләт контрактлары күрсәткече 98 процент тәшкил итте. Контрактация эше 1 декабрьгә кадәр тәмамлана», – диде ул Россия Кораллы көчләренең җитәкче составы белән селектор киңәшмәсендә.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга, башкара торган вазифаларына туры китереп, календарь аена 195 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акча билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде.
Кичә Татарстанда хәрбиләргә түләү тәртибе үзгәрү турында билгеле булды. Акчаларны счетларга этаплап күчерү урынына, хәзер хезмәткәрләргә түләүләр ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре һәм Украина территорияләрендә хәрби хезмәт үтү башланганнан соң җибәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз