Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Шойгу: Хәрби хезмәткә алынучылар кайнар нокталарга җибәрелмәячәк
Хәрби хезмәткә алынган срочниклар кайнар нокталарга җибәрелмәячәк. Россиянең саклану министры Сергей Шойгу бу турыда селектор киңәшмәсендә белдерде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
Тематик селектор киңәшмәсендә министр 1 апрельдә башланачак язгы чакырылыш вакытында хәрби хезмәт үтә торган Хәрби көчләргә һәм башка структураларга 134,5 мең кеше җибәреләчәген хәбәр итте. “Бу сан узган елгыдан кимрәк”, - дип ачыклык кертте Шойгу.
Министр сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә чакырылучыларның хезмәте һөнәри әзерләнүдән башланачак. Ул өч айдан биш айга кадәр дәвам итәчәк.
“Искәртеп үтәм, хәрби хезмәткә алынучылар бернинди кайнар ноктага да җибәрелмәячәк", — дип яза ТАСС агентлыгы Шойгу сүзләрен.
Узган язгы чакырылышның барлык хәрби хезмәткәрләре дә хезмәт итү вакыты чыккач, запаска җибәреләчәк һәм яшәү урыннарына озатылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз