news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шойгу: Узган ел Украина Кораллы Көчләрендә югалтулар саны 215 мең кешедән артып киткән

Россия саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, 2023 елда Украина Кораллы көчләре (ВСУ) 215 меңнән артык кеше һәм 28 мең берәмлек корал югалткан. Бу хакта мәгълүмат саклану ведомствосының Telegram-каналына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Россия гаскәрләре бөтен линиядә стратегик инициативаны саклый, дип билгеләп үтте министр.

«Көнбатыш кураторлары тәкъдиме белән Киев режимы үз солдатларын үлемгә алып баруны дәвам итә һәм Украина армиясе сафларын тулыландыру өчен теләсә нинди мөмкинлекләр эзли. Әлбәттә, ул хәрби бәйләнешкә керү линиясендәге хәлне үзгәртмәячәк, ә бары тик хәрби конфликтны озакка сузачак. Махсус хәрби операция максатына эзлекле рәвештә ирешүне дәвам итәбез», — дип ассызыклады Шойгу быел беренче селектор киңәшмәсендә.

  • Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot