news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шойгу Путинга Россиядә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр итте

Россиядә өлешчә мобилизация тәмамланды, дип белдерде РФ оборона министры Сергей Шойгу Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда. 

300 мең кешене өлешчә мобилизацияләү бурычы үтәлде. Хәрби комиссариатлар үз теләкләре белән махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдерүчеләрне генә җыюны дәвам итәчәк. Бу турыда Россия саклану министры сүзләренә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100