news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шойгу Миңнеханов белән бергә Татарстанда дәүләт оборона заказының үтәлешен тикшерде

Шойгу Миңнеханов белән бергә Татарстанда дәүләт оборона заказының үтәлешен тикшерде
Фото: rais.tatarstan.ru

Россия Саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу Татарстанда булды, ул анда дәүләт оборона заказын үтәү барышын тикшерде, дип хәбәр итә ТАСС Саклану министрлыгына сылтама белән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә министр КАМАЗ, «Ремдизель», Казан оптика-механика заводында һәм Казан вертолет заводында булды.

Заводта кунакларга «Ансат» җиңел вертолетлары һәм Ми-8 хәрби-транспорт вертолетының төрле модификацияләре турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot