news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шойгу контракт буенча хезмәткә алынуга киртә булырдай авырулар исемлеген раслады

Россия саклану министры Сергей Шойгу мобилизация, хәрби хәл яки сугыш вакытында россиялеләргә контракт белән хезмәткә алынуда киртә булырдай чирләр исемлеген раслады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Мәсәлән, авырулар исемлегенә ВИЧ, В һәм С гепатиты, актив туберкулезның барлык төрләре, беренче типтагы шикәр диабеты, шулай ук психоактив матдәләр куллану аркасында психик һәм үз-үзен тотышындагы тайпылышлар кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot