news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Согуд Гәрабстанында яшәүче татарлар «Татарча ифтар» оештырган

Согуд Гәрабстанында яшәүче татарлар «Татарча ифтар» оештырган
Фото: Әлфия Бәдретдинова

Согуд Гарәбстанының Әл Хубар шәһәрендә «Татарча ифтар» кичәсе булган.

«Согуд Гарәбстанында мондый кичәләр еш булмый иде. «Татарча ифтар» - ифтар форматында беренче зур җыелыш. Татарлар гаиләләре белән җыелды, 45кә якын кеше катнашты. Программада балаларга уеннар уйнаттык (аркан тартышу, чүлмәк вату һ.б), таныштык, сөйләштек, табын кордык. Шулай ук, хәзрәт Коръән укыды, вәгазь сөйләде, күмәкләшеп намаз укыдык», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә гарәп илләрендә яшәүче татарлар берләшмәсе рәисе, блогер Әлфия Бәдретдинова.

Аның әйтүенчә, шунысы үзенчәлекле - һәр кеше ифтар кичәсенә милли татар ризыгын алып килгән. «Кемдер кыстыбый пешергән иде. Кемдер казылык, какланган үрдәк, өчпочмак, өлешләр алып килде. «Татарча ифтар»ны оештыру инициаторлары – татар активистлары Нияз һәм Алия Ихсановлар, Шамил һәм Айсылу Ситдыйковлар иде», - диде ул.

«Узган ел апрельдә Дубайда гарәп илләрендә яшәүче татарлар альянсы төзелгән иде. Ул вакытта да татарлар төрле төбәкләрдән Дубайга килде. Әл Хубар шәһәрендә яшәүчеләр исә күбрәк нефть һәм газ өлкәсендә эшли. Араларында ун-унике еллап яшәүчеләр дә бар. Татарстан, Башкортстан, Әстерхан һәм тумышлары белән башка төбәкләрдән булган татарлар әлеге чарага җыелды», - диде Әлфия Бәдретдинова.

«Ковид вакытында барлык татарларны җыярга уйладык та, социаль челтәрдә төркем төзедек. Хәзерге вакытта безнең төркемдә 70тән артык кеше бар», - диде Нияз һәм Алия Ихсановлар. «Барыгызны да Рамазан ае белән котлыйбыз! Сау-сәламәт булыйк, уразалар кабул булсын», - диде Шамил һәм Айсылу Ситдыйковлар

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100