news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Согуд Гарәбстанында хаҗ кылганда ике хаҗи вафат булган

Согуд Гарәбстанына Таҗикстаннан килгән ике хаҗи хаҗ кылган вакытта инфаркттан вафат булган. Таҗикстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре, гореф-гадәтләрне, тантаналар һәм йолаларны тәртипкә салу комитетының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

«Кызганычка, хаҗилар Минада булган вакытта Таҗикстаннан ике кеше – Исфарда яшәүче 62 яшьлек һәм Кубодиёнда яшәүче 64 яшьлек хатын-кыз вафат булды. Хаҗилар инфаркттан үлгән. Аларның җеназасы Әл-Хәрам мәчетендә узды», – диелә комитет сайтында. Бу турыда Таҗикстан хаҗилары делегациясенең «Хаҗ-2022» сезоны баш табибы Турахон Шарифзодка сылтама белән хәбәр ителә.

Аның сүзләренә караганда, республикадан килгән башка хаҗилар үзләрен яхшы хис итә. Шәрифзода Таҗикстаннан килгән хаҗилар арасында коронавирус йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәве турында әйткән.

Быел Таҗикстаннан 40 яшьтән 65 яшькә кадәрге 3,5 мең кеше хаҗ сәфәренә киткән. Мөселманнарның изге урыннарына хаҗ кылу 17 июльдә тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot