news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Согуд Гарәбстанында Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрен су баскан

Согуд Гарәбстанында Мәккә һәм Мәдинә кебек изге шәһәрләрнең урамнарын көчле су баскан, дип хәбәр итәләр Mash телеграм-каналында. Бу хакта РИА Новости яза.

«Коеп яуган яңгырлардан соң юллар елгага әверелде, су автомобильләрне юып алып китте», — дип ачыклык кертәләр хәбәрдә.

Mash мәгълүматларыннан күренгәнчә, Согуд Гарәбстаны метеорология идарәсе Мәккә, Мәдинә һәм портлы шәһәр Җиддәдә «кызыл» куркыныч дәрәҗәсен игълан иткән. Хәбәр ителгәнчә, су гадәттә коры булган ташлы чыгынты урыннар буйлап каскад булып агып төшкән, шәһәрләр һәм бистәләрне су баскан.

news_right_1
news_right_2
news_bot