news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Согуд Гарәбстанына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ кылды

Согуд Гарәбстанына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ кылды
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Кичә Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсми очрашулар тәмамланганнан соң республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә гомрә – кече хаҗ кылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты, аның белән «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы турында фикер алышты.

Гомрә – хаҗ кылу вакытыннан башка елның теләгән көнендә хаҗ кылу. Гомрә хаҗын гомердә бер тапкыр башкару сөннәт гамәл.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot