news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Согуд Гарәбстаны хаҗга квотаны ярты миллионга кыскарткан

Согуд Гарәбстанының Хаҗ эшләре буенча министрлыгы быел хаҗга квоталар санын 500 меңгә, шул исәптән Россия хаҗилары өчен 2750 квотага киметте. Бу хакта РИА Новостига РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр һәм хаҗ буенча урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Әббәсов хәбәр итте. Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте шул хакта яза.

«Быел Согуд Гарәбстаны хаҗга квоталар санын 500 меңгә киметте, бу дөньяның барлык илләренә диярлек кагылды, шул исәптән Россия хаҗилары 2750 квота киметелде. Элекке елларда хаҗга 2,5 миллион дин тотучы йөргән. Без бу мәсьәләне Президент Администрациясе, РФ Хөкүмәте һәм Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә хәл итәргә тырышабыз. Моңа бәйле рәвештә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин кушуы буенча РФ мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Согуд Гарәбстанында булды һәм бу илнең тиешле структуралары белән сөйләшүләр уздырды, хәзер җавап көтәбез», - дип сөйләде Рушан Әббәсов.

Әббәсов сүзләренчә, 2025 елда Россиядән 25 мең дин тотучыны хаҗга җибәрү планлаштырылган, һәм Россиядән хаҗилар Мәккәгә һәм Мәдинәгә китә башлады инде.

«Мөселманнарның беренче төркемнәре изге урыннарга китте», - диде Әббәсов.

Хаҗ - Согуд Гарәбстанына Мәккәгә хаҗ кылу, ул ислам диненең биш баганасының берсе булып тора, аны мөмкинлеге булган һәр мөселман башкарырга тиеш. 2025 елда хаҗ 4-9 июньдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot