news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Согуд Гарәбстаны Россиядән хаҗга баручылар өчен квотаны 25 мең кешегә арттырды

Согуд Гарәбстаны Россиядән хаҗга баручылар өчен квотаны 25 мең кешегә арттырды
Шамил Садыйков

Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгы Мәккәдә хаҗ сезоны вакытында ил кабул итәргә әзер булган хаҗилар санын арттырды. Килешүдә 2023 елда Россия мөселманнары өчен квота 25 мең урын тәшкил итәчәк дип билгеләнгән. Бу хакта Җиддәдә уза торган Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы конференциясендә билгеле булды.

Россия делегациясен РФ Федераль Җыенының Федерация Советында хаҗ мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умаханов һәм Россия Хаҗ-миссиясе җитәкчесе Хизбула Асуев җитәкли. Татарстаннан республика мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Ранис Вахитов катнаша.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Согуд Гарәбстаны корольлеге Россия мөселманнары өчен 11 318 урын: Дагыстан Республикасына 4 650 урын, Чечня Республикасы өчен 1 320 урын, Татарстан өчен 810 урын, Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәгенә 580 урын, Башкортстан Республикасына 300 урын бүлеп биргән иде.

2022 елда хаҗга 810 татарстанлы барды. 2023 елда хаҗга юлламаларга квоталар Россиянең Диния нәзарәтләре һәм башка мөселман үзәкләре арасында соңрак бүленәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100