news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Согуд Гарәбстаны меценаты Россия хаҗиларына ярдәм иткән өчен истәлек медаленә лаек булды

Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсов Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килгән Согуд Гарәбстаны меценаты Фахад Бин Мөхәммәд Бин Саляль Әл-Хамили Әл-Мутейри белән очрашты.

Рушан хәзрәт кунакка Россия мөселманнары дини лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү һәм рәхмәт сүзләре тапшырды, шулай ук хаҗ кылу өчен Изге Мәккә шәһәренә юл тоткан Россия мөселманнарына ярдәм күрсәткәне өчен Мәскәү Җәмигъ мәчетенең истәлек медален тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фахад Әл-Мутейри ел саен меңләгән хаҗига – алар арасында Россия мөселманнары да бар – булышлык күрсәтә. Хаҗилар Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән изге урыннарга бер тәүлеккә якын автобуста бара. Әл-Мутейри шәһәр читендәге йорты территориясендә (Эр-Рияд шәһәре янында) махсус алар өчен уңайлы урнашу пункты оештыра. Анда хаҗилар ерак сәфәрдән соң ял итә, тәһарәтен яңарта, намаз укый һәм Согуд Гарәбстанының милли ризыклары белән сыйлана ала.

Рушан Әббәсов Әл-Мутейрига бүләк тапшырган вакытта билгеләп үткәнчә, меценатның киң күңеллелеге һәм дин кардәшләренә ярдәм итү омтылышы югары әхлаклылык сыйфатларына ия булуын раслый һәм аны ислам динен тотучы миллионлаган кешегә үрнәк итеп куя, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100