news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Согуд Гарәбстаны нефть базарын тотрыклыландыруга әзер булуын белдергән

Алдан Согуд Гарәбстаны ОПЕКтан тыш кайбер илләрнең нефть табуны киметү нияте барлыгын җиткергән иде.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны энергетика министры Халид әл-Фалих Россия энергетика министры Александр Новак белән очрашуда илнең нефть базарын тотрыклыландыруга әзер булуын әйткән, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Халид әл-Фалих Россия һәм Согуд Гарәбстанының «нефть базары өчен куанычлы сигнал булачак» позицияне белдерәчәкләрен дә өстәгән.

Алдан Согуд Гарәбстаны ОПЕКтан тыш кайбер илләрнең нефть табуны киметү ниятен җиткергән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot