news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Согуд Гарәбстаны ковидтан прививка ясатучыларга уразада хаҗ кылырга рөхсәт итәчәк

Кече хаҗ (гомрә) кылырга, Мәккәдәге изге урыннарга сәфәр кылырга ниятләгән мөселманнар махсус кушымталарда теркәлергә тиеш.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны Хаҗ эшләре министрлыгында белдерүләренчә, ил Хөкүмәте коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан хаҗиларга Рамазан аенда изге урыннарга сәфәр кылырга рөхсәт итәчәк.

Рөхсәт алырга теләүчеләр вакцинаның ике дозасын да кабул итәргә тиеш, документның үзен исә махсус кушымтада «вакцинация узган» статусы нигезендә бирәчәкләр. Бу коронавирустан терелгәннән соң прививка ясаткан кешеләргә дә кагыла. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы «Әл-Арабийя» телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Кече хаҗ (гомрә) кылырга, Мәккәдәге изге урыннарга сәфәр кылырга ниятләгән мөселманнар махсус кушымталарда теркәлергә тиеш.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, Рамазан ае дәвамында Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчетендә хаҗиларны кабул итү мөмкинлеген арттырачаклар. Шул ук вакытта, коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен тиешле чаралар күреләчәк.

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot