news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Согуд Гарәбстаны Корольлегендә 2019 елгы хаҗ сезоны хакында фикер алышачаклар

Фикер алышуда хаҗ кылу, аерым алганда, хаҗиларны урнаштыру, трансфер һ.б. мәсьәләләр күтәреләчәк.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Мөслим-Тур» рәсми Хаҗ-операторы генераль директоры Али хаҗи Гурдин Согуд Гарәбстанына 2019 елгы хаҗ сезоны әзерлек мәсьәләләренә багышланган утырышка бара. Бу турыда Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул бирегә Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин күрсәтмәсе белән килгән. Ул Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Хаҗ һәм Гомрә министрлыгы чакыруы буенча 2019 елгы хаҗ сезоны әзерлек мәсьәләләренә багышланган утырышта катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сәфәр кысаларында Хаҗ-операторлар һәм мөселман оешмалары вәкилләре Согуд Гарәбстаны тарафыннан куелган шартлар (хаҗ кылу, аерым алганда, хаҗиларны урнаштыру, трансфер һ.б.) хакында фикер алышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100