Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Согуд Гарәбстаны командасы ураза тоту сәбәпле җиңелгән булырга мөмкин - Бышовец
Тренер Россия җыелмасының 5:0 исәбе белән отуына артык шатланмаска кирәк дигән фикердә.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Россиянең футбол буенча җыелма командасының элекке баш тренеры Анатолий Бышовец Согуд Гарәбстаны командасының оттыруын ураза тоту белән аңлата. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
- Мәскәүнең "Лужники" стадионында узган Футбол чемпионатының ачылышында Россия җыелма командасы Согуд Гарәбстанын 5:0 исәбе белән отты.
Бышовец бу уенның нәтиҗәсенә артык шатланмаска кирәк дип искәртте. "Согуд Гарәбстаны җыелма командасы бик уңышсыз уйнады. Моңа сәбәпче Рамазан ае булырга мөмкин: ул "чүл бөркетләренең" әзерлегенә тәэсир итми калмаска мөмкин түгел", - ди ул.
Бу уенга тәнкыйди карарга кирәк, ди элекке тренер. Ул, көндәшләрнең көчсез булу сәбәпле, бу уенның безнең команда өчен бик уңай шартларда узуын билгеләп үтә.
Бышовец Россия җыелмасы Мисырны җиңсә һәм Уругвай белән ничьяга уйнау яхшы нәтиҗә булыр иде дип фаразлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз