Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Согуд Гарәбстаны капиталын һәм бизнесын Татарстанга җәлеп итү турында фикер алыштылар
2020 елда тышкы сәүдә әйләнеше 18,6 млн доллар, ә 2021 елның яртысында 17,1 миллион тәшкил иткән.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының эшлекле даирәсе белән уздырылган түгәрәк өстәлдә катнашты. Чара Җиддә шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасында булды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Корольлек капиталын һәм бизнесын республикага җәлеп итү белән кызыксынуын әйтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
2020 елда тышкы сәүдә әйләнеше 18,6 млн долларны, ә 2021 елның яртысында 17,1 миллионны тәшкил иткән. Нигездә нефть, минераль ягулык, каучук һәм резина, үзагач экспортлана. Республика пластмасса һәм аннан эшләнмәләр, шулай ук органик һәм химик кушылмалар импортлый.
Очрашуда Татарстанның һәм Согуд Гарәбстанының зур предприятиеләре белән хезмәттәшлек буенча фикер алыштылар. Мәсәлән, 1991 елда корольлеккә 1 меңгә якын КАМАЗ автомобиле җибәрелгән булган. Соңгы тапкыр Согуд Гарәбстанына йөк машиналарын 2019 елда җибәргәннәр.
Быел «Татнефть» илдәге бер компаниядән диэтиленгликоль һәм моноэтиленгликоль алган. Оешма мәгълүматларына караганда, 2022 елга перспектива белән киләчәктә дә элемтә булдыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз