news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Согуд Гарәбстаны илчесе: Корольнең Президент белән элекке очрашулары элемтәләрне ныгытты

Бу хакта Раид Кримли KazanSummit X халыкара икътисад форумы мәйданында Согуд Гарәбстаны делегациясе белән очрашуда әйтте.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”).  Согуд Гарәбстаны Короленең Рөстәм Миңнеханов белән элегрәк булган  очрашулары  Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында багланышларны ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Согуд Гарәбстанының Россиядәге  илчесе Раид Кримли KazanSummit” X халыкара икътисад форумы мәйданында Согуд Гарәбстаны делегациясе белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген форум кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Согуд Гарәбстаны дин эшләре буенча министр урынбасары Абдулла Хейдан, Россиядәге Согуд Гарәбстаны илчесе Раид Кримли, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы Талия Миңуллина, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Очрашуда Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре каралды.

Абдулла Хейдан KazanSummitы форумының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына Казанга бик вәкаләтле делегация җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде. Форумда бизнес вәкилләре кебек үк җәмәгать эшлеклеләре дә эшләвен җиткерде.

Татарстан Президенты шулай ук алга таба республикага Согуд Гарәбстаны сәүдә һәм инвестицияләр министры Маджед Касабинең дә килүенә өмет белдерде.



Россиядәге Согуд Гарәбстаны илчесе Раид Кримли Согуд Гарәбстаны Короленең Рөстәм Миңнеханов белән булган ике очрашуны хәтерләвен әйтте. “Әлеге очрашулар Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында багланышларны ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш кертте”, - диде илче.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100