news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Согуд Гарәбстаны хакимияте хаҗга әзерләнми торырга киңәш итте

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында 1,5 меңгә якын кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган, ун кеше үлгән.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны хакимияте мөселманнарны июль ахырына планлаштырылган хаҗга әлегә әзерләнми торырга өндәде. Бу хакта «Аль-Джазира» телеканалына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Хәзерге шартларда без глобаль пандемия турында сөйлибез. Корольлек барлык мөселманнарның һәм үз гражданнарының сәламәтлеген сакларга тели, шуңа күрә без барлык илләрдәге мөселманнарны вазгыять ачык билгеле булганчы барлык килешүләрне кичектерергә киңәш итәбез», — диде Согуд Гарәбстанының хаҗ министры Мөхәммәд Салих Бинтен.

Согуд Гарәбстаны хаҗилар килүгә тулысынча әзер, диде ул.

Элегрәк Согуд Гарәбстанында мөселманнарга гомрә кылуны — Мәккәгә кече хаҗ кылуны тыйган иде. Биредә билгесез вакытка кадәр барлык халыкара пассажир рейслар туктатылды, җәмәгать транспорты эшенә чикләүләр кертелде. Узган атнада берничә шәһәрдән, шул исәптән Мәккәгә һәм Мәдинәгә керү һәм чыгу юлларын чикләделәр.

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында 1,5 меңгә якын кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган, ун кеше үлгән.

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә гадәттә бөтен дөньядан 2,5 миллионга якын мөселман хаҗ кыла. Хаҗ — Согуд Гарәбстаның төп керем чыганагы, дип хәбәр итә «Аль-Джазира».

news_right_1
news_right_2
news_bot