Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Согуд Гарәбстаны 2017 елда россиялеләр өчен хаҗ квотасын чирек өлешкә арттырган
Быел хаҗ кылырга 20,5 мең мөселман бара алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Согуд Гарәбстаны Россиядә ислам тотучылар өчен хаҗ квотасын 25 процентка арттырган. Быел изге сәфәргә 20,5 мең мөселман бара алачак (2016 елда 16,4 мең урын бирелгән –Т-и). Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм мөфтиләр Киңәшмәсе рәисенең беренче урынбасары Рушан Габбасов белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
"Быел Россия Федерациясе өчен квота – 20 500 данә. Моңа кадәр өч ел дәвамында Мәккәдәге "Әл-Хәрам" мәчетендә алып барылган реконструкция эшләре һәм ремонт сәбәпле, дөньяның барлык илләре өчен дә квота киметелгән иде. Төп эшләр инде тәмамланган, һәм Согуд Гарәбстаны әлеге квотаны кайтарырга карар кылган", – диде Габбасов.
Россия Диния нәзарәте вәкиле квотаның төбәкләр буенча бүленгәнлеген хәбәр итте. Ә теркәлү узган туроператорлар, әзерләнгән программа нигезендә, хаҗга барырга теләүчеләрнең исемлеген туплый башлаган. Аның сүзләренә караганда, быел Согуд Гарәбстанына, турыдан-туры рейслардан кала, катнаш маршрутлар да каралган: Иорданиягә - авиарейс, ә аннан җир өсте транспорты белән Согуд Гарәбстанына эләгергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз