news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Согуд Гәрабстанына 900 меңнән артык кеше хаҗ кылырга килгән

Агентлык мәгълүматлары буенча, бу узган елгы күрсәткечтән 7 процентка артыграк

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Октябрь башында Мәккә белән Мәдинәдәге изге урыннарга хаҗ кылу өчен, Согуд Гәрабстанына төрле илләрдән 900 меңнән артык кеше килгән, дип хәбәр итә "Новости" РМА Согуд яңалыклар агентлыгына сылтама белән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Согуд Гәрабстаны хакимияте Мәккәдәге әл-Харам мәчетендә реконструкция уздыруга да карамастан, бу узган елгы күрсәткечләрдән 7 процентка артыграк.

Быел Согуд Гәрабстаны хаҗ кылырга теләгән Россия мөселманнарына 16,4 мең урын биргән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot