news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Софья Гобәйдуллина кебек композиторы булган милләт консерватор була алмый – Ильяс Гафаров

Бер артта калсаң, син бу дөнья кешесе буларак ниндидер бик кирәкле әйберләрне күрми, яисә үзләштерми кала аласың, ди продюсер.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Хәзерге татарларда еш кына яңалыкны ахырзаман галәмәте белән бәйләп карау омтылышы бар. ИттифакЪ (İttifaQ) татар рэп төркемен оештыручыларның берсе, продюсер Ильяс Гафаров "Татар-информ"га биргән интервьюсында бу күренеш белән килешмәвен белдерде.

“Минемчә, ахырзаман галәмәте – ул нәкъ менә яңалыкны кабул итмәүгә күбрәк карый. Чөнки гел яңа формалар, яңа фикерләр тудыра торган милләт – ул яшәүче милләт. Әгәр дә без бер кабык эченә ябылып калсак, тирә яктан, дөньядан яңа идеялар, яңа информация кабул итмәсәк, без хәзерге замана белән бергә атлый алмабыз”, - дип белдерде ул.

Аныңча, бу аның фикере генә түгел, Татарстан Республикасы үзенең мисалында яңалыкның уңай күренеш икәнен сүз белән түгел, ә гамәл белән күрсәтә. “Минемчә, бу безгә дә үсү өчен яңа стимуллар тудыра”, - ди Ильяс Гафаров.

“Безне берләшү коткарды”

Ильяс Гафаров җитәкчелегендә оешкан иҗат төркеме Hip-hop, RnB, Funk һ.б. “кара” музыкага карый торган жанрлар белән эшли. Бу юнәлешләр татар музыка дөньясында киң таралмаган булу сәбәпле, продюсер башта күпчелекнең аларны кабул итмәвен искәртте. “Безне берләшү коткарып калды, ягъни башка шундый ук юнәлештәге музыкантлар белән фикер алышу, бер-береңә ярдәм кулы сузу һәм бергә яңа проектлар кору безнең өчен зур этәргеч булды”, - ди ул.

Хәзерге вакытта үз иҗат төркеменә карашны Ильяс Гафаров тулаем уңай дип бәяли, чөнки Софья Гобәйдуллина кебек композиторлары булган милләтне консерватор милләт дип әйтә алмыйм, ди ул. Шул ук вакытта хәзерге вакытта татар халкында лаеклы җырчылар, рәссамнар, композиторлар һәм биючеләр барлыгын да искәртте.

“Безгә бары арадашчы кирәк”

Татар халкының яңалыкка йомык булуын ул авангард мәдәният белән халык арасында арадашчы булмавы белән аңлатты. “Һәрбер милләтнең үз авангарды бар, ләкин авангардның артында тагын күпсанлы урта класс булырга тиеш. Ә бездә яңалыкны бары тик кечкенә генә төркем алга сөрә һәм үзе аша үткәрә”, - диде ул.

Ильяс Гафаров фикеренчә, урта класс авангард тәкъдим иткән яңа идеяләрне үзләштереп, гомумиләштереп, аны халыкка күрсәтергә, якынайтырга тиеш. Кызганычка каршы, татарларда мондый класс булмау сәбәпле, күпчелек авангард мәдәниятне аңламый һәм милләтне артка өстери торган эстрада җырына тартыла.

Аның фикеренчә, кирәк вакытта консерватив була белергә, ә кирәк вакытта замана белән бергә атларга кирәк. Бер артта калсаң, син бу дөнья кешесе буларак ниндидер бик кирәкле әйберләрне күрми, яисә үзләштерми кала аласың. Шуңа күрә, ике юнәлеш тә бер-берсе белән гармониядә, үзенә кызыклы юнәлештә үсәргә тиеш, дип саный Ильяс Гафаров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100